Синоптиклар Татарстанда яшен, томан һәм көчле җил турында кисәтте

2020 елның 11 сентябре, җомга

Шулай итеп, синоптиклар фаразына караганда, 11 сентябрьдә төнлә һәм көндез республика территориясендә урыны белән көчәйгәндә 15-20 метрга кадәр (Казанда — 18 метрга кадәр) көчле җил, яшен, төнлә һәм иртән томан көтелә.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, җомга көнне чираттагы Төньяк циклонының актив атмосфера фронты йогынтысында Татарстанда яңгырлар көтелә, көндезге температура 14-19 градустан да артмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International