Татарстанда тавыш бирү 11-13 сентябрьдә узачак. Алда торган сайлауларда бердәм тавыш бирү көне статусы 13 сентябрьгә беркетелгән.11 һәм 12 сентябрь алдан тавыш бирү көннәре булып санала. Өч көн дәвамында сайлау участоклары 8:00 дән 20:00 гә кадәр эшләячәк. Сайлау участоклары исемлеге белән, барлык адресларны күрсәтеп, сылтама буенча күчеп таныша аласыз.