Россия Мәгариф һәм фән министрлыгында кече сыйныф укучыларын кайнар аш белән тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2020 елның 14 сентябре, дүшәмбе

Дмитрий Глушко ассызыклаганча, Россия Мәгариф һәм фән Министрлыгы федерациянең һәр субъекты белән даими хезмәттәшлек режимында тора, аларга дәүләт башлыгы йөкләмәсе буенча кече сыйныф укучыларына сыйфатлы кайнар ризык белән тәэмин итүне бу уку елы башыннан ук оештыру бурычы йөкләнде. Ул хәбәр иткәнчә, 17 сентябрьдән кайнар туклану мәсьәләләре буенча ата-аналар җәмәгатьчелеге белән элемтә, шул исәптән, «дәүләт хезмәтләре» порталы аша да гамәлгә ашырылачак, ә тулаем ил буенча вәзгыятьне даими мониторинглауга Гомумроссия халык фронты һәм «Бердәм Россия» партиясе кушылды .

"Безгә бу эшчәнлеккә иҗтимагый берләшмәләрне һәм ата-аналар җәмәгатьчелеген җәлеп итү бик мөһим. Аларның кисәтүләренә һәм шәрехләренә колак салырга, ә файдалы тәкъдимнәрне эшкә алырга кирәк", - дип белдерде министрның беренче урынбасары.

Гомумроссия халык фронтының ата-аналардан даими рәвештә сигналларны теркәве һәм регионнарга бу мәгълүматны проблемаларны хәл итү өчен җиткерүе турында киңәшмәдә Гомумроссия халык фронтының тикшеренүләр бюросы җитәкчесе Валерий Алексеев сөйләде.

"Без ата-аналардан килгән барлык мөрәҗәгатьләргә мониторинг алып барабыз һәм, мәсьәләләрне тиз арада хәл итү өчен, регионнардагы проблемалар турында килеп ирешкән барлык сигналлар буенча запрослар җибәрәбез. Тулаем алганда, вәзгыять кискенләрдән ерак, сорауларның бер өлеше ата-аналар һәм балалар хокукларын гап-гади аңлатуга мохтаҗ", - дип аңлатты Валерий Алексеев.

Киңәшмә барышында Дмитрий Глушко шулай ук Министрлыкның рәсми сайтында 1-4 сыйныф укучыларын кайнар аш белән тәэмин итү буенча актуаль мәгълүмат белән махсус бүлек ачылуын, ә ата-аналардан министрлыкка шулай ук 8-800-200-91-85 телефоны буенча федераль кайнар линия аша да керә, дип искә төшерде. Шул ук вакытта нәкъ менә кайнар ризык мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләр аз. Бу мәсьәләләр буенча мөрәҗәгатьләргә мониторингны Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет һәм төбәкләрдәге тиешле совет вәкилләре дә алып бара.

"Без башлангыч мәктәптә бушлай кайнар ризык белән тәэмин итү мәсьәләләренә зур игътибар бирәбез, һәм мин бу юнәлештә министрлык эшчәнлегенең югары дәрәҗәдә булуын һәм эффективлыгын билгеләп үтә алам. Кече яшьтәге мәктәп укучыларының әти-әниләре-бик сизгер аудитория, бигрәк тә үз балаларын тукландыру мәсьәләләрендә. Министрлык барлык сорауларны да ишетеп, аларны кыска вакыт эчендә хәл итүгә ирешү өчен эшне оештыра алды", – дип билгеләп үтте Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Виталий Сурвилло.

Киңәшмәдә катнашучылар шулай ук төбәкләрнең уңай тәҗрибәсе турында фикер алыштылар: цикллы меню төзү, җирле җитештерүчеләрне китерүгә җәлеп итү һ. б.

"Мәктәп ашханәсендә тукланган башлангыч мәктәп укучылары саны алдагы елларда 20 процент иде, хәзер бу йөз процент", – дип нәтиҗә ясады Дмитрий Глушко.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International