Татарстанлылар счетчик күрсәткечләрен Telegram һәм "ВКонтакте" аша бирә алалар

2020 елның 16 сентябре, чәршәмбе

Татарстанда хәзер счетчик күрсәткечләрен Telegram мессенджеры, «ВКонтакте» социаль челтәре һәм Лилиянең тавыш ярдәмчесе ярдәмендә бирергә мөмкин. Яңа проект турында республиканың финанслар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Гомуми изоляция режимы тәмамлангач, без Лилиягә „яңа тормыш“ бирергә булдык: аны татарстанлылар өчен тагын да уңайлырак итү өчен функционалны киңәйттек. Берничә ай дәвамында без аны автомат рәвештә халыктан күрсәтмәләр кабул итәргә өйрәттек. Telegram аша да, „ВКонтакте“ социаль челтәре аша да, кешеләр үзләре өчен иң уңайлы вариантны сайлый алсын өчен, берьюлы берничә формат эшләтеп җибәрдек", — дип китерә Татарстанда ясалма интеллект технологияләре буенча вәкаләтле вәкил Булат Җамалиев.

Мессенджер, социаль челтәр һәм тавыш ярдәмчесе аша счетчик күрсәткечләрен тапшыру буенча инструкция Татарстан Министрлар Кабинеты сайтында бастырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International