Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына керешү тантанасы 18 сентябрьдә булачак. Шул ук көнне парламентның унөченче утырышы узачак, анда Татарстан Премьер-министры кандидатурасын раслау һәм аның урынбасарлары кандидатураларын килештерү планлаштырыла. Бүген ТР Дәүләт Советы Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Президиум утырышын ачып, катлаулы сайлау кампаниясен оештырган һәм уңышлы уздырган өчен рәхмәт белдерде. Фәрит Мөхәммәтшин республиканың Иҗтимагый палатасы сайлау кампаниясен уздыруга керткән уңышлы яңалыкларны билгеләп үтте.
Шулай итеп, блогерларны җәмәгать күзәтүчеләре сыйфатында җәлеп итү халыкның мәгълүматлылыгына һәм активлыгына уңай йогынты ясады.
"Сайлаулар тәмамланды, әмма безнең алда бик зур эш фронты ачыла. ТР Президентына кандидатлар, шәһәр, район һәм җирле Совет депутатлары адресына күп санда кергән тәкъдимнәрне һәм наказларны анализларга кирәк. Алда ТР Президенты җитәкчелегендә муниципаль берәмлекләрнең яңа оешкан вәкиллекле органнары белән җитди һәм төп эш көтә", - дип ассызыклады ул.
Парламентарийлар тантаналы чараны 18 сентябрьдә сәгать 10да исемендәге Зур Дәүләт концерт залында үткәрергә карар кылдылар. Тантананың мөһимлеге һәм республика халкының зур кызыксынуы белән бәйле рәвештә, турыдан-туры телевизион һәм радиотрансляция оештырылачак.