Татарстанда 17 градуска кадәр җылы булуы көтелә

2020 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе

17 сентябрьдә Татарстанда бераз яңгыр яварга мөмкин. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Алмашынучан болытлы һава. Төнлә урыны белән бераз яңгыр явачак», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Көндез явым-төшем бик мөмкин. Төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан талгын җил көтелә.Төнлә температура 2-7 градустан чиктә булачак, республиканың кайбер районнарында туңдырырга мөмкин. Көндез һава 12-17 градуска кадәр җылыначак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International