ИФО буенча Урман хуҗалыгы департаментында «Урманны саклыйк» россиякүләм акциясен уздыру турында фикер алыштылар

2020 елның 18 сентябре, җомга

Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында 2020 елда «Урманны саклыйк» россиякүләм акциясен үткәрү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.

Чарада Идел буе федераль округының урман хуҗалыгына идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны яңадан торгызу һәм үрчетү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Алсу Мостафина катнашты.

Киңәшмә кысаларында акцияне үткәрү, санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне үтәү, чараларны медиа ярдәмендә яктырту һ.б. мәсьәләләр каралды.

Исегезгә төшерәбез, «Урманны саклыйк» россиякүләм акциясе 26 августта башланды. Акция РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы, Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыяте, Гомумроссия халык фронты («ГХФ яшьләре») ярдәме белән үткәрелә. Аның максаты – 40 млн. агач утырту. Саха (Якутия) республикасында, Ханты-Манси автономияле округы – Юграда, Красноярск крае һәм Иркутск өлкәсендә урман янгыннарыннан зыян күргән төбәкләргә махсус игътибар биреләчәк.

Россия Федерациясенең теләсә кайсы субъектында акциядә катнашырга һәм экологик инициатива күрсәтергә була. Үсентеләрне утырту урыннары һәм вакыты турында тулырак мәгълүмат рәсми сайтта интерактив карта рәвешендә бирелгән:   https://сохранимлес.рф/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International