Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында ата-аналарны балаларга кирәкле прививкаларны ясарга чакырдылар

2020 елның 18 сентябре, җомга

Балаларны вакциналаштырырга кирәк, мөһим прививкалар белән сузарга киңәш ителми. Бу хакта түгәрәк өстәлдә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының иммунопрофилактика буенча баш штаттан тыш белгече Дмитрий Лопушов сөйләде.

«12 майдан башлап планлы вакцинация тулы күләмдә дәвам итте, хәзер регламентлаштырылган вакытта вакцинация ала алмаган кешеләр актив чакырыла. Ата-аналарга мөрәҗәгать итәргә телим: прививкаларны кичектерергә кирәкми, поликлиникага килергә, язылырга кирәк», – дип ассызыклады спикер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International