16 сентябрь көнне «Казан шәһәре Идел буе районы балалар йорты» ДБУда Идел буе федераль округының «Балачакны кайтарырга» исемле интеллектуаль-үсеш уенының төбәк этабы узды.
Уенда ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар арасыннан сигез команда катнашты.
Беренче тапкыр «Акыл палатасы» уены онлайн-форматта узды.
I урын – «Лаеш балалар йорты» ДБУ командасы, II урын – «Казан шәһәре Идел буе районы балалар йорты» ДБУ командасы, III урын - «Нурлат балалар йорты»ДБУ командасы.
Җиңүче Команда – «Лаеш балалар йорты» ДБУ-Татарстаннан Уфада октябрь аенда узачак уенның округ этабында катнашачак.