21 нче февраль - Туган телләр көне. Бу көнне мәктәп гөрләп торды. Иртәдән мәктәптә татарча җырлар яңгырады.Тәнәфесләрдә татарча биюләр оештырылды,төрле җырлы-биюле уеннар уйнатылды. Югары сыйныф укучылары белән “Туган телем-татар теле” темасына интеллектуаль уен-бәйге үткәрелде. Башлангыч сыйныф укучылары Габдулла Тукайның тормыш юлына багышланган презентация карады. 3-4 нче сыйныфлар арасында “Кызыклы грамматика” дигән уен- ярыш үткәрелде. “Әллүки” түгәрәгенә йөрүче укучылар татарча “Өмет” дигән газета чыгардылар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)