«Мин һәм Кызыл китап» республика кул эшләнмәләре конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлаган. Аны Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты оештыра.
Конкурс мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүче нәниләр һәм республика гомуми белем бирү учреждениеләренең 1-11 сыйныф укучылары арасында ике номинация буенча үткәрелә:
– Татарстан Республикасы Кызыл китабына кертелгән үсемлек төрләре, шулай ук гөмбәләр һәм лишайниклар сурәтләнгән эшләр»;
– «Татарстан Республикасы Кызыл китабына кертелгән хайван төрләре сурәтләнгән эшләр».
Эшләнмәләр 2020 елның 25 октябренә кадәр Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының районнардагы бүлекләрендә кабул ителәчәк.