2020 ел башыннан республиканың дәүләт урман инспекторлары урманнарда 15 меңнән артык патрульлек үткәргән

2020 елның 22 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасында урман законнары бозылуны кисәтү һәм ачыклау буенча планлы эш дәвам итә. Шулай итеп, агымдагы елның 14 сентябреннән 20 сентябренә кадәр дәүләт урман инспекторлары республиканың урман фонды җирләренә 370 патрульлек үткәргән. Шул ук вакытта урман законнары бозылуның 7 очрагы ачыкланган.

2020 ел башыннан бирле федераль дәүләт урман күзәтчелеге кысаларында урманнарда 15 меңнән артык патрульлек үткәрелгән, административ хокук бозулар турында 600дән артык беркетмә төзелгән. Урманнарда санитар һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен һәм урман кишәрлекләреннән файдаланучыларның килешү шартларын бозуы иң еш очрый торган хокук бозу очраклары булып тора.

Моннан тыш, бу чорда урман фондына караган җир кишәрлекләренең милекчеләренә һәм җирләрдән файдаланучыларга янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозмау турында 1,5 мең данә кисәтү бирелгән. ​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International