Лаеш районы #СохранимЛес2020 акциясенә кушылачак.
Ул 26 сентябрьдә булачак.
Бөтен республика территориясендә узачак бу акция өчен урман хуҗалыгы министрлыгы 1 миллионнан артык нарат, чыршы, миләш һәм башка агач үсентесе әзерләгән.