Бүген Лаеш шәһәре Советының беренче сессиясе узды, анда депутатлар карары белән Илдус Зарипов Лаеш шәһәре башлыгы итеп сайланды.
Илдус Зарипов ассызыклаганча, алда яраткан шәһәребез өчен биш еллык уртак эш көтә. Ул билгеләп үткәнчә,иң мөһиме-безнең халык белән эшләү, карар кабул иткәндә һәркемнең фикерен исәпкә алу. Алда бик күп бурычлар тора, дип билгеләп үтте Лаеш башлыгы: «безнең республика көчле, икътисад көчле. 50ләп социаль-икътисади үсеш программасы бар, бу безнең алга таба үсешебезгә ярдәм итәчәк».
Илдус Зарипов өстенлекле бурычлар арасында яңа юлларны ремонтлау һәм төзү, су белән тәэмин итү, инфраструктураны, кунакханә комплексын үстерү, җәмәгать туклануын оештыру мәсьәләләрен хәл итүне билгеләп үтте. "Барлык карарлар да безнең халык файдасына кабул ителергә тиеш", - дип ассызыклады Илдус Зарипов.
Лаеш районы матбугат хезмәте.