Бүген, 23 сентябрьдә, Татарстанның Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекторлары Лаеш муниципаль районының Усады авылында төзелә торган 500 балага исәпләнгән гомуми белем бирү мәктәбен күчмә тикшерү үткәрде.
"Мәктәпләр төзелеше Татарстанның Дәүләт төзелеш күзәтчелеге контролендә тора. Тикшерүләр расланган программа нигезендә төзелешнең барлык этапларында да уза", - дип хәбәр итте ТР Дәүләт төзелешен күзәтү Инспекциясе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Илфарт Сафиуллин.
Хәзерге вакытта биредә кирпеч диварларын салу төгәлләнде, тәрәзә блокларын монтажлау, эчке отделка эшләре башланды, түбә урнаштыру, эчке инженерлык челтәрләрен монтажлау эшләре бара, янәшәдәге территорияне төзекләндерү эшләре бара.
Проект буенча мәктәпнең өч катлы бинасында уку сыйныфлары, киенү-чишенү бүлмәләре булган спорт залы, уку залы һәм китап саклау урыны булган китапханә, медпункт, 250 урынга исәпләнгән ашханә, актлар залы, уен бүлмәсе каралган. Мәктәпнең гомуми мәйданы 8138 кв. метр тәшкил итте.
Мәктәп территориясендә спорт белән шөгыльләнү һәм балалар уеннары өчен мәйданчыклар булдырылачак. Мәгариф учреждениесе төзелешен финанслау республика бюджетыннан алып барыла. Мәктәпне 2021-2022 уку елында укучылар өчен ачарга планлаштыралар.
Татарстан Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе алдында сыйфатлы материаллар һәм конструкцияләр куллануны тәэмин итү, социаль инфраструктура объектларын төзегәндә һәм тапшырганда законнарны бозмау һәм расланган проект документларыннан тайпылышларга юл куймау бурычы тора.