Бүген Лаеш муниципаль районы Советының беренче сессиясе булды, анда депутатлар Илдус Зариповны Лаеш муниципаль районы башлыгы вазифасына бертавыштан сайладылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын – кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе, Татарстан Республикасы тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу Республика фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова Лаеш районы, республика алдында зур бурычлар торуын билгеләп үтте. Куелган максатларга ирешү өчен районда муниципаль район башлыгының абруйлы лидеры җитәкчелегендә идарәчеләрнең нәтиҗәле командасын формалаштыру мөһим. Муниципаль район Уставы нигезендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән ул Лаеш районы башлыгы вазыйфасына сайлау өчен Илдус Фатыйх улы Зарипов кандидатурасын кертте.
"Район җитәкчесе вазифасында эшләү дәверендә Илдус Зарипов үзен максатчан, нәтиҗәле, җаваплы җитәкче буларак күрсәтте, - дип ассызыклады Татьяна Ларионова, - күп нәрсә эшләнде: мөһим социаль объектлар, торак йортлар, юллар, мәктәпләр төзелде, капиталь ремонтланды. ".
Сессия эшендә шулай ук Советлар Союзы Герое, Бөек Ватан сугышы ветераны, Лаеш районының Мактаулы гражданины Борис Кузнецов, Социалистик Хезмәт Герое, Лаеш районының Мактаулы гражданины Фидус Әсхәдуллин, VI чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, «Казан май комбинаты» АҖ Директорлар Советы Рәисе Дмитрий Самаренкин, Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү Идарәсенең баш киңәшчесе Наил Мөхәммәтшин, Лаеш районы депутатлары, көч структуралары вәкилләре, Совет һәм Башкарма комитет вәкилләре , предприятие һәм учреждение җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, дин әһелләре катнашты.