Имәнкискә мәктәбеннән хәбәрләр

2013 елның 26 феврале, сишәмбе
21 февральдә дөньякүләм билгеләп үтелгән Халыкара туган тел көненә бәйле чаралар Имәнкискә урта мәктәбендә атна дәвамында үткәрелде.  Шул арада төрле конференцияләр, очрашулар, тел буенча конкурслар оештырылды. Әлеге чараларга һәрбер укучы, укытучы, барлык ата-аналар җәлеп ителде. Быел да мәктәбебездә бик күп чаралар узды:  тантаналы рәвештә  бәйрәмне  ачу, әдәби-музыкаль кичә, китапханәдә китаплар күргәзмәләре оештырылса, сыйныфларда төрле темаларга  фикер алышулар булып узды. 1-6 сыйныф укучылары исә татарча мультфильмнар карап, фикер алыштылар. “Сыйныфтан тыш иң күп китап укучы” титулын 8 сыйныф укучысы Зәйнетдинова Асыл, ә “Нәни полиглот” титулын 3 сыйныф укучысы Казыйханова Диләрәләр яулады- ул татарча,  русча һәм инглиз телендәге китапларны бик теләп укый. Рус һәм татар теле дәресләрендә “Туган телем-назлы гөлем”, “Татарча да яхшы бел- урысча да яхшы бел, Икесе дә безнең өчен бик кирәкле, назлы тел “ дигән темага иҗади эшләр яздылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International