Илдус Зарипов өлкәннәр көне белән котлады. Бәйрәм район мәдәният йортында узды

2020 елның 5 октябре, дүшәмбе

Район мәдәният йортында өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм концерты булып узды.
Өлкән буын вәкилләрен Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов котлады. 
Сезнең иҗтимагый оешмаларны җитәкләвегез, актив яшәү рәвеше алып баруыгызны, компьютер грамоталылыгына өйрәнүегезне, спорт белән шөгыльләнүегезне күзәтү миңа бигрәк тә күңелле. Сез төрле чараларда катнашасыз, яшьләр өчен энергиялелек һәм оптимизм үрнәге булып торасыз.
Кадерле өлкән буын якташларыбыз! Туган ягыгызга мәхәббәтегез, районның иҗтимагый тормышында актив катнашуыгыз өчен рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез. Сез безне эшләргә һәм җиңәргә өйрәтәсез!
Сезгә озак елларга ныклы сәламәтлек, мәхәббәт, кайгыртучанлык һәм якыннарыгызның игътибарын телим!

Кадерле әти-әниләр, әби-бабайларыбыз, хөрмәтле өлкәннәребез! Сезнең ихлас күңелемнән бәйрәм белән котлыйм! Бүгенге көндә безнең алда торган бурычыбыз-сезнең хезмәтегезнең җимешен саклап калу һәм арттыру, сезнең иҗади эшләрегезне лаеклы дәвам итүчеләр тәрбияләү. Сезгә зур рәхмәтемне белдереп, чын күңелемнән сәламәтлек, күңел көрлеге, уңышлар, иминлек һәм бәхет телим! Тормышыгыз бары тик күңелле вакыйгалар белән тулып торсын. Яныгызда һәрвакыт яраткан, кайгыртучан балаларыгыз, оныкларыгыз һәм дусларыгыз булсын!”

Бүген безнең районда 11661 пенсионер яши. Шуларның 234е-90 яшьтән өлкәнрәкләр. Озак гомер итүчеләр дә бар - Пәрәү авылыннан Мәрьям Гыйльман кызы Шакирова, аңа 102 яшь, Олы Кабан авылында яшәүче Анна Фадеевна Косарева - 103 яшь.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International