Лаешның 2 нче мәктәбе хоккейчыларының ышанычлы җиңүе

2013 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

Районның алты мәктәбе командалары кыш азагында хоккей буенча район ярышларында катнаштылар. Көндәшләр капкасына кертелгән алкалар саны буенча Лаешның 2 нче мәктәбе укучылары иң алдынгы булдылар. Барлык өч яшь төркемендә дә алар беренче урын алды. Икенче урында столбищелылар: алар исәбендә ике икенче һәм бер өченче урын. Ярышның призерлары арасында Атабай, Комлы Ковали һәм Пәрәү мәктәпләре командалары да бар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International