“Тукай һәм аның варислары”

2013 елның 14 марты, пәнҗешәмбе
13 нче мартта Столбище авылы мәктәбендә III Бөтенроссия шигырь сөйләүчеләр конкурсының район туры  булып узды. Ул “Тукай һәм аның варислары” исеме астында үткәрелде. Анда яшь  шагыйрьләрнең шигырьләре яңгырады. Конкурста 1-11 нче сыйныфлардан 37 укучы көч сынашып, Янтык һәм Нармонка  мәктәбе укучылары “Җиңүче” исеменә лаек булды. Алар Республика конкурсында көч сынашачак. Шушы конкурс кысаларында 1-4 нче сыйныф укучылары өчен нетбук һәм флеш-браслетлар белән мастер-класс үткәрелде. Ә калган кунаклар конкурстан соң җырлап-биеп күңел ачты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International