Лаеш районында РКХ табибларының мобиль төркеме эшли

2020 елның 23 ноябре, дүшәмбе

Лаеш районында "Республика клиник хастаханәсенең мобиль сырхауханәсе" эшли башлады.

Һәр теләгән кеше тикшерү уза һәм белгеч консультациясен ала алачак.

Мобиль төркемнең күчүе түбәндәге пунктлар буенча гамәлгә ашырыла::

Кече Елга авылы, 23-27 ноябрь;
Никольское авылы, 30 ноябрьдән 4 декабрьгә кадәр;
Нармонка авылы, 7-11 декабрь;
Атабай авылы 14-18 декабрь.

Табиблар эшенең нәтиҗәлелеген арттыру өчен, килүчеләргә алдан җирле ФАПка мөрәҗәгать итәргә һәм кирәкле анализларны тапшырырга кирәк.

Лаеш районы матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International