Татарстанда инвалидлар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли

2020 елның 24 ноябре, сишәмбе

Инвалидлар декадасы уңаеннан 16 ноябрьдән 25 ноябрьгә кадәр Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында Татарстанда инвалидлар хокуклары мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли. Бу хакта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Кайнар линия" телефоны: 8 (843) 557-21-25. Ул эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, тәнәфес 12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр ачык булачак. Шулай ук республика халкы ТР Хезмәт министрлыгына үз тәкъдимнәрен түбәндәге электрон адреска җибәрә ала: Alfiya.Bikbaeva@tatar.ru", - диелә хәбәрдә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International