Район башлыгы гражданнарны шәхсән кабул итте. Җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре, белем үстерү, төзелеш һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алышынды.
Исегезгә төшерәбез, район башлыгы тарафыннан гадәттәгечә сишәмбе көнне кабул ителә. Алдан язылу һәм кирәкле консультация пәнҗешәмбе көнне 12 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча башкарыла:
Лаеш шәһәре, Беренче Май ур.39 йорт, каб. 17. 8(84378) 2-57-27 телефон номеры буенча.
Коронавирус йогышын профилактикалау максатыннан, кабул итүгә саклану чараларын кулланып килүегезне сорыйбыз.
Лаеш районы матбугат хезмәте