Ничек ялгышмаска һәм коррупционер булмаска?

2020 елның 24 ноябре, сишәмбе

Ничек ялгышмаска һәм коррупционер булмаска? Бу хакта бүген Лаеш районында яшәүчеләргә район башлыгы ярдәмчесе Марина Васильевна Карпова искә төшерде.

Коррупция-ул хакимият вәкаләтләрен законнарга каршы килүче шәхси файда максатларында куллану.

Россия Федерациясе Җинаять кодексында ике як та гаеплеләр дип санала: тәкъдим иткән (ришвәт бирүче) һәм ришвәт алучы.

Ришвәт булырга мөмкин:

Предметлар-акча, кыйммәтле кәгазьләр, кыйммәтле әйберләр, автомашиналар, азык-төлек продуктлары, техника, приборлар һәм барлык күчемсез милек төре.

Ришвәт сыйфатында шулай ук ремонт һәм төзелеш эшләре, санаторий һәм туристик юлламалар, дәвалану, чит илгә бару, күңел ачу һәм башка чыгымнарны түләү бушлай яки киметелгән бәядән түләү тәкъдим ителергә мөмкин.

 Җинаятьләр турында телдән хәбәрләр һәм язма гаризалар, җинаять кылу урынына һәм вакытына бәйсез рәвештә, хокук саклау органнарында тәүлек буе кабул ителә.

Лаеш районы матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International