Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы укучыларның интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә юнәлдерелгән олимпиадаларның, интеллектуаль, иҗади конкурсларның, чараларның яңартылган исемлеге проектын әзерләде.
Иң югары дәрәҗәдә үткәрелә торган интеллектуаль ярышлардан торган исемлек ел саен раслана. Аны шактый киңәйтү планлаштырыла: узган ел анда 250гә якын төрле атама булса, хәзерге проект 650дән артык.