Республика эш бирүчеләре татарстанлыларга 49 426 вакансия тәкъдим итә

2020 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе

2020 елның 25 ноябренә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 58 345 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 4 416 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 2,87 % тәшкил итә.

Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 49 426 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 2 110 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 1,18 кеше тәшкил итә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 843 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 16 кеше оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International