5 көн эчендә Лаеш районының 300-дән артык кешесе «мобиль сырхауханә»базасында үз сәламәтлекләрен тикшерделәр. Бу юлы табиблар десанты: кардиологлар, хирурглар, акушер-гинекологлар, эндокринологлар, УЗИ белгечләре Лаеш районының Кече Елга авыл җирлегендә эшләде. Һәр теләгән кеше тикшерү уза һәм белгечләрдән консультация ала алды.
Киләсе атнадан сырхауханә Никольское авылына (30 ноябрьдән 4 декабрьгә кадәр), аннары Нармонка авылына (7 декабрьдән 11 декабрьгә кадәр) күчәчәк, Лаеш районында соңгы нокта-Атабай авылы (14-18 декабрьдә).
Исегезгә төшерәбез, авыл халкын диспансерлаштыруны уздыру өчен «мобиль поликлиникалар» проекты бер ел элек Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан эшләтеп җибәрелде. Республикада терапевт, невролог, уролог, хирург, акушер-гинеколог, офтальмолог, заманча күчмә диагностика, лаборатор җиһазлар белән җиһазландырылган 4 мобиль комплекс эшли. Мондый поликлиниканың үткәрү сәләте көненә 70-100 кеше тәшкил итә.
"Сәламәтлек саклау" милли проекты кысаларында тормышка ашырыла торган проект, беренче чиратта, авыл халкы арасында онкологик авыруларны һәм кан әйләнеше системасы авыруларын профилактикалауга юнәлтелгән һәм республика медикларына Татарстанның иң ерак авылларында һәм бистәләрендә яшәүчеләрне тикшерергә мөмкинлек бирә.
Лаеш районы матбугат хезмәте