Роспотребнадзорда коронавирусны тестлау мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли башлады

27 ноябрь 2020 ел., җомга

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе covid-19 телефоннары буенча шалтыратуларны кабул итү турында хәбәр итә.

8-800-222-59-00 телефоны буенча (Татарстан Республикасының оператив штабы базасында) көн саен (25.11.2020 дән башлап кайнар линия тәүлек буе эшли башлады) яңа коронавирус йогышына тест үткәрү, үтәү һәм нәтиҗәләр бирү вакыты белән бәйле сораулар буенча җаваплар алырга мөмкин булачак.

Эш көннәрендә 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр консультацияләр (843)236-94-11 һәм (843) 221-90-16 номерлары буенча алырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International