Татарстанда быел пассажир автобуслары катнашында аварияләр саны 18% ка кимегән. Бу хакта «Татар-информ» МА биргән интервьюсында Ространснадзор Урта Идел төбәкара дәүләт автомобиль юллары күзәтчелеге идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Радик Рамазанов хәбәр итте.
"Әгәр без лицензияле транспорт турында сөйләшсәк, Татарстанда пассажир транспортында авариялелек узган ел белән чагыштырганда 18% ка кимрәк. 112 кеше яраланган, 2019 елда зыян күргән 159 кеше булган», — дип сөйләде мәгълүмат агентлыгы әңгәмәдәше.
Рамазанов сүзләренчә, "пандемия дә үз төзәтмәләрен керткән, шуның аркасында муниципальара пассажирлар ташу вакытлыча туктатылган".
Ул ассызыклаганча, бәхетсезлек очракларының шактый өлеше (56%) автобусларда пассажирлар төшүгә туры килә.