Лаеш районының бер рестораны коронавирус йогышын профилактикалау чараларын үтәмәгән өчен 50 мең сум түләячәк. Шул ук сәбәп аркасында азык-төлек товарлары кибетләренең берсе эшчәнлеге туктатылды. Лаеш район суды шундый карар чыгарды.
Штраф түләүдән һәм эшчәнлекне туктатудан тыш, хокук бозучылар Роспотребнадзорның барлык күрсәтмәләрен дә бетерергә тиеш булачак. Лаеш районының мобиль төркемнәре хезмәткәрләре профилактика чараларының үтәлешен контрольдә тота. Аерым алганда, җәмәгать урыннарында битлекләрне куллану, дистанцияне үтәү, актуаль мәгълүматлары булган «хезмәткәрләр термометриясе» журналы булу, эш зоналарын даими җилләтүне оештыру, хезмәт урыннарын һәм гомуми кулланылыштагы урыннарны дезинфекция чаралары кулланып дымлы җыештыру һәм башка чаралар тикшереләчәк.
Көн саен Лаеш районында юридик затларны һәм шәхси эшмәкәрләрне тикшерү үткәрелә.
Лаеш районы матбугат хезмәте.