Татарстан Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды үзмәшгульләр өчен ташламалы микрозаймнар алуга гаризалар кабул итә башлады. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Ташламалы заемга гаризаны ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү фондында да, шулай ук КФҮтә дә рәсмиләштерергә мөмкин.
Татарстан 2019 елда үзмәшгуль гражданнар өчен махсус салым системасын кертү буенча илнең дүрт пилот субъектыннан берсе булды. Ике ел эчендә республикада үзмәшгульләр саны 100 мең кешегә кадәр арткан.