Лаеш районында электр энергиясенең интеллектуаль счетчикларын урнаштыра башладылар

2020 елның 2 декабре, чәршәмбе

"Челтәр компаниясе" АҖ хезмәткәрләре Столбище авылында чираттагы акыллы счетчик урнаштырдылар.

Интеллектуаль исәпкә алу системасы милекче тарафыннан эш-гамәлләрне таләп итмичә, тулы бер бурыч комплексын хәл итә. Шул исәптән ул счетчиклар күрсәткечләрен автомат рәвештә тапшырырга һәм мәгълүматны сайттагы шәхси кабинетта күзәтеп торырга мөмкинлек бирә.

Счетчикларны алыштыру «Челтәр компаниясе» чаралары хисабына башкарыла һәм йорт хуҗасыннан бернинди катнашуны таләп итми. Шул ук вакытта иске исәпкә алу приборы участок территориясендә кала һәм теләгән очракта аның күрсәткечен яңа билгеләнгән белән чагыштырырга мөмкин.

Шунысы мөһим, приборларны урнаштыру вакытында электр энергиясе бирү бер генә секундка да туктатылмый.

Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International