Бүген Лаеш техник-икътисад техникумында «Без коррупциягә каршы дөнья өчен» дигән түгәрәк өстәл узды. 3нче курс студентлары өчен танып-белү дәресен район башлыгы ярдәмчесе Марина Карпова үткәрде.
Түгәрәк өстәл кысаларында cтудентлар коррупциягә каршы торуның норматив-хокукый базасын белүләрен тикшерделәр, ришвәт биргән һәм кабул иткән өчен нинди җәза каралганын белделәр. Студентлар үз белемнәрен ныгытып, Лаеш районы башлыгы ярдәмчесенә сораулар бирә алдылар.
Чара районда башланып киткән коррупциягә каршы көрәш декадасы кысаларында оештырылды.