Хәербидә яңа эш урыннары булдырылачак

2020 елның 2 декабре, чәршәмбе

"Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов бүген Лаеш районының Хәерби авылында урнашкан "КМИЗ луч" заводында булдылар.

"КМИЗ" АҖ генераль директоры Нур Шакиров белән очрашу кысаларында компания үсешенең перспектив юнәлешләре турында фикер алыштылар. Аерым алганда, медицина киемен тегү буенча яңа цехны карадылар: халатлар, чепчиклар, бахилл. Хәзер производство тест режимында эшли, монда Хәерби авылында яшәүче 10 кеше эшли. 15 декабрьдә тулы куәтенә чыгу планлаштырыла, бу тагын 30 яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

Предприятие территориясендә тагын өч җитештерү корпусы төзелеше тәмамланып килә. Җитештерүне киңәйтү район икътисадына һәм халыкның иминлегенә уңай йогынты ясаячак, дип билгеләп үтте Зарипов.

Белешмә өчен: компаниянең төп юнәлешләренең берсе-медицина эшләнмәләрен стерильләштерү буенча хезмәт күрсәтү. Этилен-оксид стерилизация кулланыла, ул металл коррозиясе тудырмый, полимер материаллардан ясалган медицина эшләнмәләрен бозмый, шулай ук стерильләштерүнең югары дәрәҗәсен гарантияле тәэмин итәргә әзер булган иң кулай ысул булып тора.

Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International