Татарстанлылар журналларга һәм газеталарга 30% ташлама белән языла алалар

2020 елның 4 декабре, җомга

13 декабрьгә кадәр республика халкы 30% ташлама белән вакытлы басмаларга язылу рәсмиләштерә ала. Россия почтасы нәшрият йортлары белән берлектә 1 700 дән артык газета һәм журналга язылу бәясен киметәчәк.

Тәкъдимнән барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук почтальоннарда мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә файдаланырга мөмкин.

Үзең өчен язылуны рәсмиләштерергә яки аны Яңа елга туганнарына һәм танышларына бүләк итәргә мөмкин. Моннан тыш, Россия Почтасының «Игелек агачы» хәйрия акциясе балалар йортына, интернат-мәктәпкә яки картлар йортына язылу бүләк итәргә мөмкинлек бирә. Моның өчен газетага язылу сатып алына торган учреждениене сайларга һәм аны сайттагы яки почта бүлегендәге карта белән түләргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International