Яңа ел төнендә Татарстан җәмәгать туклануы йортлары иртәнге өчкә кадәр эшләячәк

2020 елның 4 декабре, җомга

Татарстан кафе һәм рестораннарына яңа ел төнендә иртәнге өчкә кадәр эшләргә рөхсәт иттеләр. Бу хакта ТР Премьер-министры Алексей Песошин хәбәр итте.

"Чикләү 2020 елның 31 декабрендә 24.00 сәгатьтән 2021 елның 1 гыйнварында 3.00 сәгатькә кадәр җәмәгать туклануы хезмәте күрсәтүгә кагылмый", - диелә карар текстында.

Әлеге ташламалар 31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә генә кагылачак, калган көннәрдә кафе һәм рестораннар элеккечә үк төнге якта ябылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International