Татарстан кече шәһәрләрне һәм тарихи җирлекләрне төзекләндерүгә 490 млн сум күләмендә федераль грант алачак. Кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру буенча иң яхшы проектларның IV Бөтенроссия конкурсында Татарстанның 12 проектыннан сигезе җиңүче булды.
Исегезгә төшерәбез, Бөтенроссия конкурсы 2018 елда старт алды һәм «торак һәм шәһәр мохите»милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында уза. Анда 100 меңгә кадәр халкы булган шәһәрләр һәм федераль һәм региональ әһәмияттәге тарихи җирлекләр катнаша ала.
Конкурс гамәлгә куелганнан бирле Татарстан муниципалитетлары федераль бюджеттан 1,6 млрд. сум күләмендә грантлар алды. Әйтик, 2018 елда Татарстанның 905 млн сумлык берьюлы 14 проекты грант отты. 2019 елда Мамадышта табигый-спорт комплексы проекты 60 млн сум күләмендә ярдәм алды, ә 2020 елда Баулы, Зәй һәм Лаешта 185 млн сумлык грантлар алды