«Халык контроле»системасы ярдәмендә төзелеш чүп-чарын ачыклауга һәм оператив рәвештә чыгаруга ирешкәннәр.
Безнең республикада яшәүчеләр үзләрен борчыган проблема турында хәбәр итә алалар, аның урнашу урынын күрсәтеп һәм фотодоказательстволар куя алалар.
ТР хезмәтләр порталында теркәлгән һәр кулланучы хәл ителгән белдерүне уңай яки тискәре бәяли ала. Куелган уңай һәм тискәре яклардан гомуми бәя хасил була, аның нигезендә теге яки бу министрлыкның яки ведомствоның ни дәрәҗәдә яхшы эшләве билгеләнә.
Шулай ук һәр теркәлгән кулланучы башка кулланучы тарафыннан бирелгән белдерүне дә хуплый ала.
Лаеш районы матбугат хезмәте.