Татарстанда 26 градуска кадәр салкын көтелә

2020 елның 7 декабре, дүшәмбе

7 декабрьдә Татарстанда элек килеп чыккан аномаль салкын һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, җил төньяк-көнбатыштан. Шул ук вакытта явым-төшем бик аз. Урыны белән томан һәм туңарга мөмкин.

Юлларда бозлавык хасил була. Төньяк-көнбатыштан салмак җил булачак.

Төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә һава температурасы -14тән -19 градуска кадәр, аязган вакытта -21дән -26 градуска кадәр. Көндез 8-13 градустан түбәнрәк көтелә,кайбер урыннарда-16 градуска кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International