Татарстан Бөтенроссия экологик диктанты җиңүчеләре саны буенча беренче булды

2020 елның 8 декабре, сишәмбе

15-18 ноябрьдә Бөтенроссия экологик диктанты үткәрелде. Татарстанда 523 офлайн-мәйданчык эшләде, аларда мәктәп укучылары, студентлар һәм башка катнашучылар сораулар алдылар һәм экологик белем буенча тест уздылар.

7 декабрьдә «Известия» ХМҮдә узган матбугат конференциясендә Россиядә экологик диктант нәтиҗәләре игълан ителде: чарада илнең барлык субъектларыннан 2,8 млн.кеше катнашты, 3 600 оффлайн-мәйданчык эше оештырылды.

Татарстан Республикасын иң яхшы һәм иң актив төбәк дип таныдылар. 

Матбугат конференциясендә ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзалия Закирова чыгыш ясады, ул әлеге чарада белем бирү учреждениеләре укучыларының югары активлыгын билгеләп үтте. Узган ел белән чагыштырганда (6 000 катнашучы) быел диктантны 16 306 кеше язган. Ул киләсе елда Татарстан Россия беренчелеген саклап кала алыр, дигән ышаныч белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International