9 декабрь-Ватан Геройлары көнендә-Татарстан мәктәпләрендә Батырлык дәресләре узачак.
Өлкән сыйныф укучылары һәм «ЮНАРМИЯ» хәрәкәтендә катнашучылар өчен дәресне Россия Герое, «Татарстан Геройлары» Республика иҗтимагый оешмасы рәисе Газинур Хәйруллин үткәрәчәк. Ул Казан шәһәре Совет районының 124 нче урта гомуми белем бирү рус-татар мәктәбе укучылары белән очрашачак.