Соңгы өч елда Россиядә яңа ел чыршылары әзерләү 30% ка кимегән, шул исәптән гражданнарның экологик грамоталылыгын үстерү хисабына. Бу хакта ТАСС «Рослесинфорг»ФДБУ матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
Агымдагы елда чыршылар әзерләү кимү тренды актуаль булып кала бирә.
Бу шулай ук россиялеләр Яңа ел чыгымнарына әзер түгел һәм тере чыршыны утильләштерергә теләмәүләре белән дә бәйле. Моннан тыш, тере агачлар күпләрдә аллергия тудыра.
Яңа ел чыршылары белән тәэмин итүче төбәкләр булып, гадәттәгечә, Кемерово, Сахалин, Новгород өлкәләре, Татарстан Республикасы, Ханты-Манси автономияле округы-Югра кала.