Бу атна ахырына кадәр Татарстанда аномаль салкын һава торышы саклана. Бу ТР Гидрометеорология үзәге тарафыннан таратылган фараздан күренә.
Якындагы өч көндә, 8, 9 һәм 10 декабрьдә, республика территориясендә һава шартлары Себердән килгән «Урта Идел буе районындагы үзәк белән аз хәрәкәтчән антициклон» ны билгеләячәк. Уртача тәүлеклек һава температурасы элеккечә үк уртача күпьеллык нормалардан 9 һәм аннан да күбрәк градуска түбәнрәк булачак.