Илдус Зарипов гражданнарны шәхсән кабул итте. Районның кайбер идарәче компанияләре эше, җир мәсьәләләре, кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү, төзекләндерү, мәгариф, спорт һәм мәдәниятне үстерү мәсьәләләре каралды.
Исегезгә төшерәбез, район башлыгы һәр сишәмбе саен кабул итә.
Алдан язылу һәм кирәкле консультация пәнҗешәмбе көнне 12 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча башкарыла:Лаеш шәһәре, Первомайская урамы.39 йорт, каб. 17. 8(84378) 2-57-27 телефон номеры буенча.
Коронавирус йогышын профилактикалау максатларында кабул итү шәхси саклану чараларын кулланып башкарыла.
Лаеш районы матбугат хезмәте