2004 елдан башлап ел саен 9 декабрьдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә.
2003 елда Мериде шәһәрендә (Мексика) дөнья илләренең сәяси конференциясендә БМО Генераль Ассамблеясы тарафыннан 2003 елның 1 ноябрендә кабул ителгән «коррупциягә каршы Конвенция» нең иң мөһим рәсми документларыннан берсе, 2003 елның 21 ноябрендәге A/RES/58/4 номерлы резолюция имзаланды.
100дән артык дәүләт, шул исәптән конвенциягә кул куйган Россия Федерациясе дә ришвәтчелекне, сатып алуны, вазыйфаи вәкаләтләрдән артуны һәм вазифадан явызларча файдалануны җинаять итеп таныдылар.
Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнен гамәлгә куюның максаты, БМО Генераль Ассамблеясы резолюциясендә күрсәтелгәнчә, коррупция проблемасын һәм коррупцияне кисәтүдә һәм аңа каршы көрәштә Конвенциянең ролен аңлауны тирәнәйтү иде. Резолюциядә мондый очракларда гадәти чакырулар юк, бу көнне киң итеп билгеләп үтәргә һәм тиешле чаралар үткәрергә өндәүләр юк, ләкин бүгенге көндә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чаралар ел саен әлеге Конвенциягә кул куйган барлык илләрдә үткәрелә.
Хәзерге вакытта конвенциягә дөньяның 185 иле кушылган.