Татарстан Прокуратурасы баланы балалар бакчасыннан алу хокукына ия булган кешеләрне искә төшерә.
Мәгариф турында Федераль законның 28 статьясындагы 7 өлеше нигезендә белем бирү оешмасы белем бирү процессы вакытында укучыларның, тәрбияләнүчеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге өчен җаваплы. Бала тәрбияче җаваплылыгына ата-аналары кулына тапшырган вакытта гына күчә һәм шул рәвешле ата-аналар җаваплылыгына кире кайта.
Законда баланы балалар бакчасыннан алырга хокуклы затларның тулы исемлеге каралмаган. Шуңа да карамастан, тәрбияченең моңа тиешле вәкаләтләре булмаган (апалары, абыйлары, күршеләре, дуслары һ.б.) баланы чит затларга бирергә хокукы юк, чөнки балаларның тормышы һәм сәламәтлеге өчен аларның законлы вәкилләре генә җаваплы. РФ ГК 28 ст., РФ ТК 64 ст. нигезендә, балигъ булмаганнарның законлы вәкилләре-ата-аналары, опекуннар, попечительләр, уллыкка алучылар.
Тик ата-аналар баланы үзләре генә ала алмый икән, алар моны үз вәкилләренә ышанып тапшыра алалар. Мондый мөмкинлек белем бирү оешмасының (балалар бакчасы) локаль норматив актларында, шулай ук баланың законлы вәкиле белән төзелгән мәгариф турындагы килешүендә каралырга мөмкин.
Килешүдә балигъ булмаганнарның законлы вәкиле итеп баланы балалар бакчасыннан алырга ышанып тапшырган затлар даирәсе билгеләнергә мөмкин. Шул ук вакытта күрсәтелгән затлар балигъ булырга тиеш, чөнки ГК 21 ст.нигезендә гражданлык эшчәнлеге балигълык башлану белән тулы күләмдә барлыкка килә. 16 яшькә кадәр балаларның кылган гамәлләре өчен аларның әти-әниләре җаваплы, ә 16 яшьтән 18 яшькә кадәр яшүсмерләр бары тик өлешчә генә эшкә яраклы дип санала.