Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында Россия Федерациясе Урман кодексында билгеләнгән урман декларацияләрен һәм хисаплар кабул итү эше башланды.
Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясе Урман кодексының 26 статьясы нигезендә урман кишәрлекләре арендага яки даими (вакыты чикләнмичә) файдалануга тапшырылган затларга Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгына урман декларациясен тапшырырга кирәк. Урман декларациясе урманнарны үзләштерү проекты буенча урманнардан файдалану турында гариза булып тора.
Урман декларациясе ел саен урманнардан файдалану срогы башланганчы 10 көннән дә ким булмаган чорда тапшырыла. Урман декларациясенең гамәлдә булу срогы - урманнардан файдалануның күздә тотылган срогы башлану датасына кадәр 12 айдан артык түгел.
Урман декларациясенең формасы, шулай ук урман декларациясен тутыру һәм тапшыру тәртибе, форматына карата таләпләр Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының 2015 елның 16 гыйнварындагы 17 номерлы боерыгы белән расланган.
Шулай ук Россия Федерациясе Урман кодексының 49, 60, 60.11 һәм 66 статьялары нигезендә урманнардан файдаланучы гражданнар, шул исәптән шәхси эшкуарлар, юридик затлар Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгына түбәндәге хисап төрләрен тапшыра:
– урманнардан файдалану турында хисап (алынган урман ресурслары күләме, аларның товар структурасы турында мәгълүмат, башка мәгълүмат),
– урманнарны янгыннардан саклау турында хисап,
– урманнарны яклау турында хисап,
– урманнарны торгызу һәм урман үрчетү турында хисап.
Урманнардан файдалану турында хисап урманнардан файдаланучы гражданнар, шул исәптән шәхси эшкуарлар, юридик затлар тарафыннан ай саен, хисап аеннан соң килүче айның унынчы көненнән соңга калмыйча тапшырыла (урманнардан агач материалы әзерләү максатларында файдаланганда, шулай ук урманнардан урман утыртмаларын кисү гамәлгә ашырылган бүтән максатларда файдаланганда). Урманнардан файдаланганда урман утыртмаларын кисү гамәлгә ашырылмаса, хисап ел саен, хисап елыннан соң килүче елның унынчы гыйнварыннан соңга калмыйча тапшырыла.
Урманнардан файдалану турында хисап формасы һәм аны тапшыру тәртибе, шулай ук урманнардан файдалану турындагы хисапның электрон формадагы форматына карата таләпләр Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының 2017 елның 21 августындагы 451 номерлы боерыгы белән билгеләнгән.
Урманнарны янгыннардан саклау турында хисап Россия Федерациясе Урман кодексы нигезендә урманнардан файдаланучы, шулай ук урманнарны саклау буенча чараларны гамәлгә ашыручы гражданнар, шул исәптән шәхси эшкуарлар, юридик затлар тарафыннан квартал саен, хисап чорыннан соң килүче айның унынчы көненнән соңга калмыйча тапшырыла. Урманнарны үзләштерү проектында, урман хуҗалыгы регламентында хисап кварталында урманнарны саклау буенча чаралар каралмаган очракта, хисап ел саен, хисап елыннан соң килүче елның унынчы гыйнварыннан соңга калмыйча тапшырыла.
Урманнарны яклау турында хисап Россия Федерациясе Урман кодексы нигезендә урманнардан файдаланучы, шулай ук урманнарны яклау буенча чараларны гамәлгә ашыручы гражданнар, шул исәптән шәхси эшкуарлар, юридик затлар тарафыннан квартал саен, хисап чорыннан соң килүче айның унынчы көненнән соңга калмыйча тапшырыла. Урманнарны үзләштерү проектында, урман хуҗалыгы регламентында хисап кварталында урманнарны яклау буенча чаралар каралмаган очракта, хисап ел саен, хисап елыннан соң килүче елның унынчы гыйнварыннан соңга калмыйча тапшырыла.
Урманнарны янгыннардан саклау турында хисап һәм урманнарны яклау турында хисап формасы, шулай ук аларны тапшыру тәртибе Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының 2017 елның 9 мартындагы 78 номерлы боерыгында билгеләнгән.
Урманнарны торгызу һәм урманнарны үрчетү турында хисап урманнарны яңадан торгызуны һәм урман үрчетүне гамәлгә ашыручы гражданнар, шул исәптән шәхси эшкуарлар, юридик затлар тарафыннан квартал саен, хисап чорыннан соң килүче айның унынчы көненнән соңга калмыйча тапшырыла. Урманнарны үзләштерү проектында, урман хуҗалыгы регламентында ел дәвамында урманнарны яңадан торгызу һәм урман үрчетү буенча чаралар каралмаган очракта, хисап ел саен, хисап елыннан соң килүче елның унынчы гыйнварыннан соңга калмыйча тапшырыла.
Урманнарны торгызу һәм урманнарны үрчетү турында хисап формасы һәм аны тапшыру тәртибе, шулай ук форматына карата таләпләр Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының 2017 елның 21 августындагы 452 номерлы боерыгы белән билгеләнгән.
Хисап һәм урман декларациясе формалары Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы сайтында урнаштырылган. Өстәмә мәгълүматны 8 (843) 221-37-26 телефоны буенча алырга мөмкин.