Атабай авыл җирлегендә Нәүрүз бәйрәме

2013 елның 22 марты, җомга

Гөреф гадәтләребез буенча элек-электән Нәүрүз көннәрендә олылар, әби-бабайлар өйдә, матур, яңа киемнәрен киеп, намазлык җәеп, махсус нәүрүз намазларын укыганнар. Аллахыдан гаиләгә, илгә, дәүләт башлыкларына исәнлек, тынычлык, бәхет, зур уңышлар теләп, озак-озак итеп дога кылганнар, хәерле Яңа ел килүен сораганнар. Нәүрүз бәйрәме мөселман халкын киләчәккә якты өмет белән карарга өйрәткән, аларга яңа көч-дәрман, яңа дәрт биргән, аларны тормышны яратырга өйрәткән.

Атабай мәдәният хезмәткәрләре  балалар бакчасында оештырган Нәүрүз бәйрәме.


 



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International