«Ачык ишекләр» бөтенроссия көнен үткәрү кысаларында, үз эшчәнлекләре турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында, 2020 елның 17 декабрендә 12.00 дән 16.00 гә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе (алга таба - Идарә) республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне оештыра.
Идарәдә консультация алу өчен алдан язылу (Казан шәһәре, Зур Кызыл ур., 30 йорт һәм Сеченов ур., 13а йорт) телефон номерлары буенча башкарыла: 238-36-32, 238-18-41 (2020 елның 14-16 декабрендә 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, төшке аш вакыты 12.00 дән 12.45 кә кадәр), шул ук вакытта кызыксындырган сорауны күрсәтергә кирәк. Идарәнең территориаль бүлекләрендә консультация алу өчен алдан язылу Идарәнең территориаль бүлекләренең телефон номерлары буенча (2020 елның 14-16 декабре), төшке аш 12.00 дән 12.45 кә кадәр), безнең сайтларда тәкъдим ителә.