Үзәк банк тиз түләүләр системасы мөмкинлекләре турында сөйләячәк

2020 елның 14 декабре, дүшәмбе

Татарстан эшкуарларын 15 декабрьдә тиз түләүләр системасы мөмкинлекләре турында вебинарда катнашырга чакыралар.

Россия Банкы һәм түләү карталарының милли системасы экспертлары сәүдә компанияләре өчен СБП үзенчәлекләре һәм өстенлекләре турында сөйләячәкләр. Үз тәҗрибәләре белән шулай ук СБП куллана торган банк һәм бизнес вәкилләре дә уртаклашачак.

Укыту семинары Мәскәү вакыты белән 10: 00 сәгатьтә башлана. Ул Россия Банкының YouTube каналында һәм Facebook битендә трансляцияләнәчәк. Сорау бирү өчен теркәлергә кирәк.

Исегезгә төшерәбез, тиз түләүләр системасы сәүдә предприятиеләренә чыгымнарны шактый киметергә мөмкинлек бирә. СБП аша товарлар һәм хезмәт күрсәтүләргә түләүне кабул иткәндә алар өчен комиссияләр банк карталарына түләү белән чагыштырганда 2-2,5 тапкыр кимрәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International